Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда күпләп кар ява һәм буран көтелә

Бүген кич һәм иртәгә көн дәвамында Татарстанда атмосфера фронты тәэсирендә һава шартларының сизелерлек начараюы фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.
Аерым алганда, дүшәмбе кичендә, төнлә һәм сишәмбе көндез республика территориясендә урыны белән бозлавык булуы ихтимал, буран көтелә, күз күреме 1000 метрдан кимрәк булачак. Шулай ук көчле җил фаразлана, аның тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.
Бу вакытта төбәк юлларында кар көртләре һәм бозлавык барлыкка килә. Моннан тыш, 9 декабрь кичендә һәм 10 декабрь төнендә Татарстанда ккүпләп кар ява.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казан федераль университет метеорологы Тимур Әүхәдиев фаразлавынча, бу атна башында республикада күптән көтелгән кар катламы ятачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз