news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда күпфатирлы йортларны төзекләндерүгә тагын 3 млрд сум бүлеп бирделәр

Татарстанда күпфатирлы йортларны төзекләндерү өчен тагын 3 миллиард сум бүлеп бирделәр, программаны гомуми финанслау – 11,2 млрд сум була. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Министрлар Кабинетында узган утырышты әйтте.

«Агымдагы елда программаны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан өстәмә 3 млрд сум бүлеп бирелде. Шулай итеп, программаны финанслауның гомуми суммасы – 11,2 млрд сум. Бу 911 йортны төзекләндерергә мөмкинлек бирәчәк», – диде министр.

2025 елга планнарда – 700 берәмлек лифт алмаштыру, йорт эчендәге инженер системаларының 760 мең метрын төзекләндерү каралган. 311 йортның түбәсе һәм 348 йортның фасады төзекләндереләчәк.

Узган елда программа кысаларында тулаем алганда 7,8 млрд сумга күпфатирлы 748 йорт төзекләндерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot