Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 99 процентка үтәлгән
Бүгенге көндә Татарстанда күп фатирлы торак йортларны ремонтлау еллык программасының гомуми үтәлеше 99 проценттан артыграк, дип бәяләнә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Төбәкнең барлык муниципалитетлары белән видео-конференц-элемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
«1 проценттан азрак эшләрне төгәллисе калды», - дип ассызыклады докладчы. Аның мәгълүматларына караганда, программага кертелгән 42 муниципалитетның 37сендә капиталь ремонтлау планлаштырылган барлык йортлар тулысынча яңартылган.
Подряд оешмалары барлыгы 839 күп фатирлы йортны ремонтлаган. Шул ук вакытта республиканың җиде муниципалитетындагы 41 бинада ремонт эшләре соңгы ике атнада төгәлләнгән.
Татарстанда хәзерге вакытта 40 йорт ремонтлау стадиясендә. Бүгенге көндә программаны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән акчаларның 78 проценты сарыф ителгән, диде Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Ун муниципалитетта башкарылган эшләр актларын тапшыруның түбән проценты күзәтелә. Бу Әлки, Балтач, Биектау, Кама Тамагы, Менделеевск, Минзәлә, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Саба һәм Чистай районнары.
«Капиталь ремонтлау программасын вакытында һәм тулысынча тәмамлау өчен район башлыкларына бу мәсьәләне контрольгә алырга кирәк», - дип йомгаклады сүзен Айзатуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз