news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы 89 процентка үтәлгән

Татарстанда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы 89 процентка үтәлгән
Фото: «Татар-информ»

Татарстанда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча 2026 ел программасының гомуми үтәлеше 89 процентка җитте. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәргән традицион республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде, дип хәбәр итә төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Киңәшмә республиканың барлык муниципалитетлары белән видео-конференц-элемтә режимында узды. Аның эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Министр хәбәр иткәнчә, агымдагы елда программага 41 муниципаль берәмлектә урнашкан 813 күп фатирлы йортка ремонт кертелгән. Шулай ук алты муниципалитет территориясендәге 57 йортта 126 лифт алмаштыру планлаштырыла.

Бүгенге көнгә, 12 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, эшләр 37 муниципаль берәмлектә урнашкан 383 күп фатирлы йортта дәвам итә. 343 йортта капиталь ремонт тәмамланган, соңгы ике атнада 20 муниципалитетта 79 бина яңартылган, дип билгеләп үтте ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы.

«Шул ук вакытта 31 муниципаль берәмлектә 230 күп фатирлы йорт буенча сезонлы эшләр әлегә кадәр тәмамланмаган. Исегезгә төшерәм, барлык комплексны тәмамлау вакыты – 30 сентябрь–, - дип ассызыклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot