news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда берничә машина катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән

Бүген иртәнге сәгать алты тирәсендә М7 трассасында, Татарстанның Минзәлә районындагы Югары Тәкермән авылына борылыш янында куркыныч юл һәлакәте булган.

«Татар-информ»га авария урынында булучылар хәбәр иткәнчә, юлда берьюлы дүрт машина -«Лада Ларгус», 14нче моделле «Лада» һәм ике «Лада Калина» бәрелешкән. Бәрелүдән соң машиналар юлда хәрәкәтне өлешчә япкан.

Бер «Лада Калина»ның йөртүчесе урында ук һәлак булган. Ир-атка 35 яшьләр тирәсе. «Ларгус» йөртүчесен хастаханәгә алып киткәннәр, аның сынган урыннары бар», – дип ачыклык кертте юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, «Лада Ларгус» шоферы каршы як полосага чыккан һәм 14нче модель «Лада» машинасын эләктергән, аннары «Лада Калина» белән кара-каршы бәрелешкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100