news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күп катлы йортларның 16 процентына җылылык җибәрелгән

Татарстанның 28 муниципаль берәмлегендә ягып җылыту сезоны башлану турында карар кабул ителде. 884 котельня эшли башлаган, ә бу 28,4 процент дигән сүз. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Хөкүмәт Йортында узган шимбә киңәшмәсендә шул хакта сөйләде.

Иң беренче булып, 8 сентябрьдә Чирмешән районында җылы җибәрделәр. Айзатуллин сүзләренчә, бүгенге көндә республикада 2 817 күп фатирлы йортка җылылык килә — бу торак фондыннан 16%, 518 мәктәп (33,3%), 833 балалар бакчасы (48,3%), 1 073 сәламәтлек саклау объекты (53,2 %). Бу турыда ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министр шулай ук объектларның ягып җылыту сезонына әзерлеге турында да хәбәр итте. Барлыгы 3 114 котельняның 3 103е (99,7%) әзерләнгән. Торак фондында 17 665 йортның 17 475енә (98,9%) җылылык энергиясен кулланучылар өчен әзерлек паспортлары рәсмиләштерелгән. Сәламәтлек саклау һәм социаль яклау объектларын әзерләү тулысынча төгәлләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100