news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы 19 процентка үтәлгән

Татарстанда торак йортлардан алып сәламәтлек саклау һәм мәдәният объектларына кадәр төрле өлкәләрдә капиталь ремонт буенча масштаблы программаларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Агымдагы эшләрнең торышы турында ТР Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте яза.

Министр сүзләренчә, бүгенге көнгә күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 19 процентка үтәлгән.

Мәгариф өлкәсендә дә эшләр бара - 33 мәктәптә ремонт 38 процентка башкарылган, тагын ике объектта подрядчылар май азагына эшкә керешергә планлаштыра. Шулай ук мәгариф учреждениеләрендә 83 функциональ зонаны ремонтлау программасы тәмамланып килә – бары тик 1 процентны гына үтисе кала. Бүгенгә 77 объект тәмамланган, шул исәптән дүртесе Апас, Яшел Үзән, Питрәч һәм Алексеевск районнары мәктәпләрендә, алар соңгы ике атнада тапшырылган.

Мәктәпләрдә азык-төлек блокларын ремонтлау уку елы тәмамланганнан соң башлана: 74 объектның 11ендә генә эш башланган, үтәлеш - 3 процент.

Балалар бакчаларында эшләр 28 процентка, ресурс үзәкләренең 8 бинасы буенча 34 процентка башкарылган. Тулай торакларны ремонтлауга аерым игътибар бирелгән, монда планлаштырылган күләмнең 39 проценты үтәлгән.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә җитди эш күләме көтелә. Республика программалары һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында исемлеккә 226 объект кергән. Аларның яртысыннан артыгы – фельдшер-акушерлык пунктлары, аларның 66 проценты ремонтланган. Калган җиде ФАПта май ахырына кадәр эшләр башланыр дип көтелә. Соңгы ике атнада 15 медицина объектында эш тәмамланган.

Шулай ук балалар ризыкларын өләшүнең 12 пунктында ремонт эшләре төгәлләнгән, тапшырылган объектларның гомуми саны 27гә җиткән. 26 сөт кухнясын модернизацияләү эшләре 56 процентка үтәлә. Май уртасыннан тагын 3 объектны яңартуга керешәчәкләр.

Медицина стационарлары 20 процентка, участок хастаханәләре һәм амбулаторияләре 43 процентка, ә поликлиникалар 39 процентка ремонтланган. Әлмәттәге объектларның берсе тапшырылган инде.

Мәдәният өлкәсендә дүрт программа буенча 27 объект эшли. 19 авыл мәдәният йортында эшләр 60 процентка тәмамланган, өч Балалар сәнгать мәктәбе 55 процентка, тагын биш мәдәният учреждениесе 15 процентка ремонтланган.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы 34 объектны ремонтлауны контрольдә тота. Алар арасында лагерьлар, яшүсмерләр клублары, психологик-педагогик ярдәм үзәкләре һәм яшьләр үзәкләре бар. Эшләрнең башкарылу дәрәҗәсе 36-45 процент тәшкил итә.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль өлкә учреждениеләре ике программа буенча ремонтлана. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен ремонтлау программасы 61 процентка үтәлгән. Ике объектта эшләр май уртасыннан башлана. Казандагы объектларның берсе тапшырылган инде.

Шулай ук 49 мәшгульлек үзәгендә ремонт эшләре актив бара – агымдагы әзерлек 25 процентка бәяләнә.

Татарстанның экология программалары кысаларында гидротехник корылмаларны, күлләрне һәм елгалар үзәннәрен дә кертеп, 21 объектта эшләр алып барыла. Эш 54 процентка үтәлгән, Питрәч һәм Яңа Чишмә районнарындагы ике объектны июньнән дә соңга калмыйча ремонтлый башлаячаклар. Яшел Үзән районында бер объект төзелеп беткән.

Урманчылыклар биналары 79 процентка ремонтланган, күптән түгел Чирмешән, Арча районнарында һәм Яшел Үзәндә объектларда эш тәмамланган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча, Мөслим, Кайбыч һәм Азнакай районнарындагы объектларны да кертеп, биналарның 81 проценты яңартылган.

Спорт объектларында эшләр 37 процентка, янгын деполарында 52 процентка, эчке эшләр министрлыгы биналарында 56 процентка башкарылган. Казанда һәм Чаллыда берәр объектта эш беткән.

Башкарма комитетларны ремонтлау программасы 99 процентка төгәлләнгән – ике атна эчендә Апас, Теләче һәм Спас районнарында объектлар тапшырылган. хәрби комиссариатларда 34 процентка, архивлар 65 процентка, җәмәгать судьялары биналары 53 процентка, Росгвардия объектлары 21 процентка яңартылган.

Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт 42 муниципалитетта 911 бинаны үз эченә ала. Подрядчылар 708 объектта билгеләнгән, шул исәптән 134 йортта лифт алмаштыруга. 387 йортта ремонт эшләре бара, гомуми әзерлек – 19 процент. Соңгы ике атнада 5 районда 9 йортта эшләр төгәлләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100