news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күп балалы гаиләләргә яраксыз хәлгә килгән җир урынына бушлай участок бирелергә мөмкин

Татарстанда күп балалы гаиләләр һәм гражданнарның башка ташламалы категорияләре (республика законнары белән билгеләнгән) вәкилләренең, әгәр элек бүленгән җир кишәрлеге хәрби хәрәкәтләр һәм (яисә) табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр аркасында файдалану өчен яраксыз булса, яңадан бушлай җир участогы алу мөмкинлеге бар. Бу хакта ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 һәм 321 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында»гы 41нче номерлы ТР законы быелның 21 июнендә кабул ителде. Ул 3 июльдә үз көченә керде.

ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев билгеләп үткәнчә, РФ Җир кодексы әлеге норма белән «Россия Федерациясенең аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында» 2025 елның 20 мартындагы 35нче номерлы федераль закон нигезендә тулыландырылган.

«Өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарга, шулай ук РФ субъекты законнарында каралган очракларда башка гражданнарга элек милеккә бушлай бирелгән җир кишәрлегеннән, максатчан билгеләнеше һәм хәрби хәрәкәтләр һәм (яисә) табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә файдалану мөмкинлеге булмаса, җир кишәрлекләрен бер тапкыр бирү турындагы шарт кулланылмый», – дип ачыклык кертте ул.

Күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның мөһим өлеше булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot