Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда күп балалы гаиләләргә җир урынына акчалата түләү бирү тәртибе билгеләнде
ТР Министрлар Кабинеты өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге урынына акчалата түләү бирү тәртибен билгеләде.
Карар нигезендә, түләү күләме 200 мең сум тәшкил итәчәк.
Аны Казанда яки Чаллыда даими яшәүче һәм шәхси торак төзү, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару яки бакчачылык өчен җир кишәрлеге алуга рәсми исемлекләргә кертелгән өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр ала алачак.
Акчаны алу өчен ата-аналарның яисә вәкаләтле вәкилләрнең берсенә җирле үзидарәнең вәкаләтле органына гариза бирергә кирәк. Документта гаиләнең барлык әгъзаларының да участокны акчага алмаштыруга ризалыгы расланган булырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз