Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда күп балалы гаиләләр саны ике тапкырга артуның сәбәпләрен аңлаттылар
Социаль ярдәм чаралары нәтиҗәсендә Татарстанда күп балалы гаиләләр саны күбәя. Соңгы 12 елда аларның саны ике тапкырга арткан. Бу хакта Биектау районына матбугат туры барышында журналистларга ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«2012 елда 24,4 мең күп балалы гаилә булса, бүген мондый гаиләләр 58,8 меңнән артык. Быел без аеруча студентлар гаиләләренә игътибар күкрсәттек», - дип сөйләде ул.
Зарипова билгеләп үткәнчә, Татарстанда сәламәтлек һәм үсеш үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүче күп балалы гаиләләргә зур ярдәм күрсәтелә. Федераль чаралардан тыш республика чаралары да бар.
«Яшәү минимумы дәрәҗәсеннән азрак керемле гаиләләрга балага өч яшь тулганчы дарулар сатып алу өчен 10 мең сум түләнә. Бу җитди ярдәм. Аз керемле гаиләләргә яңа туган балалар өчен бүләк комплектлары тапшырыла. Бу җыелмаларда бала тудыру йортыннан чыккач балага һәм әнигә кирәк була торган бөтен нәрсә бар. Бу гигиена кирәк-яраклары, киемнәр һәм башкалар», - дип аңлатты Зарипова.
Шулай ук Татарстанда яшәүче күп балалы гаиләләр торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен 30 процент күләмендә субсидия, алты яшькә кадәрге балаларга дарулар алу һәм транспортта йөрү өчен түләүләр ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз