news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда күп балалы гаиләләр өчен торакны яхшыртуга 273,5 млн сум акча бүлеп биреләчәк

Татарстанда күп балалы гаиләләр өчен торакны яхшыртуга 273,5 млн сум акча бүлеп биреләчәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2026 елга Татарстан бюджетында биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә 273,5 млн сум каралган. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярдәм республика бюджеты акчалары хисабына торак урыннары алу өчен сертификатлар ярдәмендә күрсәтеләчәк.

Ведомствода искә төшергәнчә, 2007 елдан алып 2025 елга кадәр Татарстанда бюджет акчалары хисабына күп балалы гаиләләр өчен 651 сертификат рәсмиләштерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot