news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда күп балалы гаиләләр өчен «Мәдәни MAX: Гаилә белән барабыз» конкурсы башланды

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 1 майдан 17 майга кадәр «Мәдәни MAX: Гаилә белән барабыз» дип аталган конкурс уздыра. Бу хакта министрлыкның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Мондый бәйгеләр уздыру «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты максатларына һәм бурычларына ирешүгә ярдәм итә.

Конкурсның максаты – күп балалы гаиләләрдән булган мәктәп укучылары арасында мәдәни чараларга барганда MAX системасында цифрлы ID куллануны популярлаштыру.

Конкурсның бурычлары:

  • Күп балалы гаиләләрнең мәдәни чараларга йөрү мөмкинлеген арттыру;
  • Күп балалы гаиләләрдән булган мәктәп укучыларының Татарстан Республикасының мәдәни тормышында актив катнашуын стимуллаштыру;
  • Мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр куллануны киңәйтү;
  • Үсеп килүче буын арасында цифрлы сервислар куллану күнекмәләрен формалаштыру;
  • Мәдәният учреждениеләренә йөрүче гаиләләр санын арттыру.

Конкурста катнашу шартлары:

  • Татарстан Республикасының дәүләт яки муниципаль мәдәният учреждениесенә барырга;
  • Күп балалы гаилә статусын раслаучы цифрлы ID-ны сканерларга;
  • Учреждениегә кергәндә бөтен гаилә әгъзалары белән фотога төшәргә;
  • Мәдәният учреждениесенең эчендә бөтен гаилә әгъзалары белән фотога төшәргә;
  • Ике фотографияне һәм цифрлы ID сканерлауны раслаучы скриншотны minkulttatarstan@yandex.ru электрон адресына җибәрергә, хатның темасында учреждениегә килгән барлык гаилә әгъзаларының фамилиясен, исемен, атасының исемен, цифрлы ID сканерлау датасын һәм вакытын, учреждение атамасын, шулай ук элемтә өчен телефон номерын күрсәтергә.

Мәдәният учреждениесенә барган һәм фотолар белән скриншот җибәргән катнашучы бер балл ала. Барлык гаилә әгъзаларының баллары гомуми гаилә рейтингына җыела.

Конкурста мәдәният учреждениеләренә йөргән өчен иң күп балл җыйган 10 күп балалы гаилә җиңүче булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot