news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Күп балалы гаилә көнен булдырырга җыеналар

Татарстанда Күп балалы гаилә көнен булдырырга җыеналар
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Татарстанда яңа истәлекле дата - Күп балалы гаилә көнен булдырырга җыеналар. ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның шул хактагы указ проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.

Күп балалы гаилә көнен 23 гыйнварда билгеләп үтәргә тәкъдим ителә. Документта әйтелгәнчә, истәлекле датаны булдыру «дәүләт һәм җәмгыятьне үстерүдә гаиләнең мөһим ролен» исәпкә алып, шулай ук «күп балалы гаиләнең социаль әһәмиятен арттыру максатыннан» кирәк.

Элегрәк Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Россиядә Гаилә унъеллыгын үткәрергә тәкъдим иткән иде. РФ Президенты Владимир Путин тәмамланып килүче 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте. Соңрак Федераль Җыенга юлламасында ул «якындагы алты елда» «туучылар санының тотрыклы үсешенә ирешергә» чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot