news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда күп балалы аналарның пенсия күләмен арттыру мөмкинлеге бар

Татарстанда күп балалы аналарның пенсия күләмен арттыру мөмкинлеге бар
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

2026 елда Татарстаннан күп балалы аналар пенсияләрен яңадан исәпләү хисабына арттыра ала. Моны ничек эшләргә – «Татар-информ» материалында.

Бала карау буенча 1,5 яшькә кадәрге ялда булу вакыты иминият пенсиясен формалаштырганда исәпкә алына. Димәк, бу чор иминият стажына бара, шулай ук аның өчен пенсия баллары исәпләнә. Исегезгә төшерәбез, иминият пенсиясен алу өчен кимендә 15 ел стаж һәм 30 пенсия баллы кирәк.

Әмма узган елга кадәр чикләү гамәлдә булган, аның нигезендә пенсияләрне исәпләгәндә дүрт декрет отпускы исәпкә алынган. Башкача әйткәндә, бала карау буенча ялда булу чорында хатын-кыз алты елдан да артык булмаган иминият стажы ала алган. Әгәр дә ул декретка бишенче һәм аннан соңгы тапкыр китсә, бу яллар инде исәпкә алынмый. Димәк, ул иминият стажы да, пенсия баллары да алмаган.

Быелдан әлеге чикләү гамәлдән чыгарылды, шуңа күрә стажда бала карау буенча ялда булуның 1,5 яшькә кадәрге барлык чорлары исәпкә алына. Шул ук вакытта әлеге норма кире көчкә ия. Димәк, биш һәм аннан да күбрәк баласы булган күпбалалы аналар пенсия түләүләрен арттыру өчен яңадан исәпләү өчен гариза бирергә хокуклы. Моны Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки шәхсән социаль Фонд бүлегендә эшләргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot