Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда күп балалы 277 гаилә җир урынына алмашка акчалата компенсация сайлаган
1 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда күп балалы 277 гаилә җир биләмәсе урынына алмашка акчалата компенсация сайлаган. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының 20 нче утырышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.
Хөкүмәт башлыгы Министрлар Кабинетының 2025 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хисап доклады белән чыгыш ясаганнан соң, депутат Елена Кузьмичева Хөкүмәтнең күп балалы гаиләләр өчен җир участокларын инфраструктура белән тәэмин итү буенча эше турында сорау бирде.
«Җир биләмәләренә кытлык булган җирләрдә – Казанда, Чаллыда – гаиләләрнең үз инициативалары буенча 200 мең сум күләмендә компенсация түләнә. 1 апрельгә мондый чараны 277 гаилә сайлаган», – дип әйтте Алексей Песошин.
Ул Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә Татарстанда 2025 елдан инфраструктурага 1 млрд сум акча бүлеп бирелүен әйтте. 500 млн сум – су челтәрләренә, 500 млн сум – юлларга. Узган 2025 елда су белән тәэмин итүче 5 объект тәртипкә китерелгән, бу 103 км тирәсе. 23 км га якын юллар төзекләндерелгән. 2026 елга шушы ук күлмәнәр саклана.
Татарстан Премьер-министры әйтүенчә, барлык муниципалитетларда җир участокларын коммуналь инфраструктура булган торак пунктларга якынрак бүлеп бирү планлаштырыла.
- Узган елның көзендә Татарстан парламенты өч һәм күбрәк баласы булган, Казанда, Чаллыда даими яшәүче гаиләләргә, аларның ризалыгы буенча, җир участогы урынына акчалата түләү тәкъдим итү турында закон проектын кабул иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз