news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кунакханәләргә MAX аша урнашып булачак

2026 елда Татарстанда MАХ илкүләм мессенджеры аша кунакханәләргә килүче кунакларны цифрлы урнаштыру буенча пилот проектын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Бу хакта ТР Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Инициатива кысаларында кунакханәләрдә теркәлү процедурасы гадирәк булачак. Туристлар номер ачкычларын кәгазь документларны рәсмиләштермичә генә ала алачак, бу кунакханә персоналына йөкләнешне киметәчәк, дип белдерделәр ведомствода.

Проектта катнашуга барлык кунакханәләр җәлеп ителә. Моның өчен Туризм буенча дәүләт комитетының электрон почтасына заявка җибәрергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot