news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кунакханә бизнесын үстерү мөмкинлеге турында фикер алыштылар

Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә урнашкан Time Hotels Management компаниясе генераль директоры белән очрашты.

Татарстанда кунакханә бизнесын үстерү мөмкинлеге турында фикер алыштылар
tatarstan.ru

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә урнашкан Time Hotels Management компаниясе генераль директоры Мөхәммәд Авадалла белән республика территориясендә кунакханә бизнесын үстерү мөмкинлеге турында фикер алышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авадалла Рөстәм Миңнехановка Time Hotels Management эшчәнлеге һәм компаниянең төрле илләрдә тормышка ашырылган проектлары турында сөйләде. Моннан тыш, ул Татарстан территориясендә фирма өчен бизнесны үстерүнең мөмкин булган иң кызыклы юнәлешләрен атады.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар катнашты.

«Татар-информ» элек ТР Президенты һәм Alishech Ltd компаниясе башлыгы фармакология препаратларын бергә җитештерү буенча фикер алышуын хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot