news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кулланучыларның минималь бюджетын 22,5 мең сумга кадәр арттырырга җыеналар

Татарстанда кулланучыларның минималь бюджетын 22,5 мең сумга кадәр арттырырга җыеналар
Фото: © "Татар-информ"

Татарстанда 2023 елның IV кварталында кулланучының минималь бюджетын 22 493 сум дәрәҗәсендә билгеләргә җыеналар. Бу узган елның III кварталындагы кулланучылар бюджеты белән чагыштырганда, 556 сумга күбрәк, дип яза «Татар-информ».

Татарстан Министрлар Кабинетының тиешле карар проекты республиканың Хезмәт министрлыгы тарафыннан әзерләнгән. 12 февральгә кадәр документ коррупциягә каршы экспертиза узачак.

Узган елның I кварталында кулланучының минималь бюджеты 21 805 сумга тиң булган, 2022 елның IV кварталы белән чагыштырганда, 663 сумга арткан. II кварталда ул тагын 215 сумга үскән, әмма III кварталда 83 сумга кимегән.

Татарстанда яшәү минимумы быел, җан башына исәпләгәндә, 12 966 сум тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда, ул 747 сумга арткан. Шул ук вакытта ул Идел буе федераль округында иң түбәннәрнең берсе булып тора.

2023 елның декабрендә Татарстанда еллык инфляция, гомумроссия инфляциясеннән түбән булса да, 7 проценттан артып китте.

  • Кулланучының минималь бюджеты — азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар һәм хезмәтләр җыелмасы бәясе, ул кешенең төп физиологик һәм социаль-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүне тәэмин итәргә тиеш.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100