news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кулланучылар кәрзиненең бәясе 10 айда 4,7 процентка арткан

2023 елның ноябрендә Татарстанда теркәлгән товарлар һәм хезмәтләр җыелмасы бәясе 18465,73 сум тәшкил итте. 2022 елның декабреннән ул 4,7 процентка артты. Татарстанстат республиканың 10 айда социаль-икътисади хәле турында әзерләгән докладта шул хакта хәбәр ителә.

Республикада кулланучылар кәрзине бәясенең артуы илдәге белән чагыштырганда (5,2 процент) кимрәк, әмма ул Идел буе федераль округы буенча уртача күрсәткечкә караганда югарырак (4,5 процент) булды.

Шулай итеп, Идел буе федераль округында ноябрьгә кулланучылар кәрзиненең бәясе Пенза өлкәсендә 3,3 процентка һәм Чувашиядә 3,9 процентка арткан. Шулай ук Удмуртия (4,2%), Оренбург өлкәсе, Башкортстан һәм Марий Эл (4,3%), Киров өлкәсе (4,4%), Мордовия һәм Саратов өлкәсендә (4,5%) дә бәя үскән.

2023 елның октябре белән чагыштырганда, Татарстанда теркәлгән җыелма продуктларга һәм хезмәтләргә бәяләр 0,3 процентка арткан.

Искәртик, 9 айда кулланучылар кәрзиненең бәясе 3,7 процентка күтәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot