news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кулланучыларның хокукларын яклау буенча Координация советы төзелде

Советның рәисе итеп Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин билгеләнде.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Татарстанда кулланучыларның хокукларын яклау һәм тәэмин итү мәсьәләләре буенча Координация советы төзелде. Шул хактагы карар Татарстан Хөкүмәте сайтында дөнья күрде.

Органның бурычы - Татарстан кулланучыларының хокукларын тәэмин итү өчен уңайлы шартлар булдыру.

Координация советының рәисе, сәркатибе һәм Совет әгъзалары бар. Советның рәисе итеп Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин билгеләнде. Аның урынбасарлары арасында ТР Пермьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина бар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot