Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда кулланучылар кооперативлары арта
2020 елның беренче ярты еллыгында авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперациясе предприятиеләренең табышы 2,7 миллиард сум тәшкил итә.
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары саны артуын дәвам итә. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә республика вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
2020 елның 1 июлендә республикада 295 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы (2019 елда -280, 2018 елда — 252, 2017 елда-206) теркәлгән, диде докладчы.
2020 елда 123 предприятие эшли һәм хисап тота (2019 елда -120, 2018 елда — 58). «2020 елның 1 июленә авыл хуҗалыгы кулланучылар коопперациясе 2 млрд 783 миллион сум тәшкил итә», — диде министр.
Моннан тыш, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе Татарстанда 3408 хуҗасыз объектлар булуына игътибарны юнәлтте. Аерым алганда, 1981 авыл хуҗалыгы объектлары һәм 803 җитештерү объектлары бар.
Хуҗасыз авыл хуҗалыгы объектларының 2453е куллануга хокукны раслый торган документлардан башка файдаланыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз