news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кулинария китаплары халыкара конкурсы узарга мөмкин

Татарстанда кулинария китаплары халыкара конкурсы узарга мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Язучы-кулинар Сталик Ханкишиев Татарстанда кулинария китаплары конкурсын әзерләү һәм үткәрү мәсьәләсе хәзерге вакытта уйлау һәм хәл итү этабында, дип хәбәр итте «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

«Хәзерге вакытта ул [Сталик Ханкишиев] конкурсны ничек оештырырга икәнен аңлар өчен үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу процесслары алып бара, дип уйлыйм. Бүгенге көндә бу карар әлегә кабул ителмәгән, әмма уйлау һәм хәл итү этабында, дип төгәл әйтә алам», – дип сөйләде Фазлыева.

Блогер, кулинар һәм язучы Сталик Ханкишиев Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Марокко һәм татар ашлары турындагы китаплары белән танылган. Ул узган елда ук Эр-Риядта узган Бөтендөнья кулинария китаплары конкурсында халыкара коллегаларын Татарстанга чакырган иде. Киләсе бәйге 2025 елда Португалиядә узачак.

«Конкурсның оештыручысы Португалиядән соң киләсе конкурсны Татарстанда үткәрсәк ничек булыр, диде», - дип сөйләде «Татар-информ» журналистына Ханкишиев.

Кулинар-язучы билгеләп үткәнчә, Россиягә La Liste ресторан белешмәлеге җитәкчеләренең берсе Йорг Ципприк киләчәк. Әмма әлегә рәсми килешүләр төзелмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100