Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда кукуруз һәм көнбагыш җыю төгәлләнеп килә
Татарстан кырларында кукуруз һәм көнбагыш җыю, шулай ук чөгендер алу төгәлләнеп килә. Бу хакта республика Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Докладчы сүзләренчә, төбәктә 345 мең тонна кукуруз суктырылган, уңдырышлылык гектардан 62,8 центнер тәшкил итә. Ике атнада 10 мең гектардан уңыш җыеп алынган. Әлегә кадәр «Кызыл Шәрык» һәм Чистайның «Агрокөч» мәйданнарының аз өлешендә генә ашлык калган.
Бүгенге көнгә көнбагыш 433 мең тоннага җитә, ә аның уңдырышлылыгы гектардан 21,4 центнер булган. Ике атнада 6 мең гектардан артык суктырылган. Шул ук вакытта 9-9,5 мең гектар мәйданнан көнбагыш җыеп аласы бар.
Шул ук вакытта шикәр чөгендерен чыгару һәм эшкәртү дәвам итә. Шикәр заводларына тулаем җыемның 55 проценты — 1450000 тонна чыгарылган. 1146000 тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән, 164 мең тонна шикәр җитештерелгән.
Калган 1,4 млн тонна эшкәртүне исәпкә алып, аны февральнең өченче декадасында тәмамлау планлаштырыла. Шикәр комы 250 мең тоннадан артып китәргә тиеш. 2024 елда гектардан уңдырышлылык 471 центнер тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз