news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Кукмара һәм Саба районнарында Сабан туена юлларны төзекләндерәчәкләр

Кукмарада 14 миллион һәм Саба районында 28 миллион сум акча тотылачак.

(Казан, 13 август, “Татар-информ”, Григорий Князев). Татарстан түрәләре Кукмара һәм Саба районнарында Сабан туена илтүче юлларны төзекләндерүгә тендер игълан итте. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Ике тендер шартлары нигезендә юлларда тулаем яңа асфальт салачаклар. Кукмара районына 14 миллион сум акча тотылачак, Саба районында Миңгәр авылына – 28 миллион сум. Кукмара районында эшләр контракт имзаланганнан соң 30 көн эчендә, Миңгәрдә 22 ноябрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot