news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Кубок Дружбы – Дуслык» Бөтенроссия хоккей турниры узачак

Чара кысаларында күңел ачу һәм концерт программасы, ансамбльләр, иҗат коллективлары чыгышлары каралган.

Татарстанда «Кубок Дружбы – Дуслык» Бөтенроссия хоккей турниры узачак
http://dumrt.ru/

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). 20-21 февральдә Татарстанда беренче тапкыр шайбалы хоккей буенча «Кубок Дружбы — Дуслык» — Раифа 2021 Бөтенроссия турниры узачак.

Ярышлар ике мәйданчыкта — Казанның «Баско» боз спорт сараенда һәм ачык һавада Раифа күлендә урнашкан хоккей мәйданчыгында, борынгы Раифа Богородицкий ирләр монастыре янында узачак, дип яза Татарстанның Диния нәзарәте.

Турнир халыкның барлык катламнары арасында хоккейны популярлаштыру, республикабызда төрле конфессияләр арасында тынычлыкны, дуслыкны һәм татулыкны ныгыту өчен хезмәт итәчәк һәм Казан епархиясе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм бөтен Татарстан тормышында зур вакыйга булачак. Турнирда Казан, Уфа командалары катнашачак, алар составына төрле дини конфессияләрне тәкъдим итүче уенчылар керәчәк.

Чара кысаларында күңел ачу һәм концерт программасы, ансамбльләр, иҗат коллективлары чыгышлары һәм башкалар каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot