Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда көзге сайлаулар алдыннан «Информ УИК» проекты эшли башлады
Татарстанда «Информ УИК» проекты эшли башлады, аның кысаларында сайлау комиссияләре әгъзалары һәм волонтерлары гражданнарга көзен булачак сайлаулар һәм сайлаучыларның хокуклары турында мәгълүмат җиткерә. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Сайлау ноктасы» җәмәгать киңлегендә узган брифингта әйтте.
«Информ УИК» матур традициягә әйләнде. Бөтен зур шәһәрләрдә, урамнарда, спорт мәйданчыкларында, сәүдә үзәкләрендә безнең сайлаучыларга тарату өчен буклетлар әзер инде. Мәгълүмат җиткерү төркемнәре, волонтерлар, территориаль, участок сайлау комиссияләре әгъзалары эшләячәк. Сорауларга җавап бирү, 14 сентябрьдә 7:00 – 20:00 сәгатьләрдә узачак сайлауларга чакыру – мөһим миссия. Сайлау кампаниясендә җанлы аралашу бик әһәмиятле», – диде Андрей Кондратьев.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең «Информ УИК» проекты Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада һәм Бөгелмәдә кеше күп була торган урыннарда эшли. Участок сайлау комиссиясе әгъзалары Бердәм тавыш бирү көне - 14 сентябрь турында шәхсән сөйләү һәм сайлаучыларның сорауларына җавап бирү өчен популяр җәмәгать урыннарына чыга.
Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, республика Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыпов (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз