Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда көзге культураларны егерменче июльдән соң күпләп җыю планлаштырыла
Татарстан аграрийларының алдагы урып-җыю кампаниясенә әзерлеге һәм терлек азыгы әзерләү эшләренең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Министр хәбәр иткәнчә, кайбер хуҗалыклар көзге бодайны сынап карый башлыйлар.
Көзге культураларны егерменче июльдән соң күпләп җыю планлаштырыла. Узган атнада авыл хуҗалыгы берәмлекләренең ашлык җыю комплексында комиссион кабул итүләр узды. Ашлык җыю комбайннары, автотранспорт, ындыр табагы хуҗалыклары һәм туңга сөрү агрегатлары әзер.
Республикада барлыгы 38 элеватор бар, аларның гомуми күләме берьюлы 2,4 млн тонна ашлык саклый. Бүгенгә 500 мең тоннадан артык ашлык калган, шул исәптән федераль интервенция фонды ашлыгы - 239 мең тонна. 2025 елда планлаштырылган ашлык күләме 2,5 млн тонна тәшкил итәчәк.
Бөртеклеләрнең урып-җыю мәйданнары 1 млн 276 мең га тәшкил итә. Моннан тыш, көзге рапс өлгерү стадиясендә, быел аның мәйданы 16 мең га тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы барлык культуралар буенча уңыш төрләренең начар булмавын, әмма күп нәрсә урып-җыю эшләре башланган вакытта һава шартларына бәйле булачагын билгеләп үтте. Урып-җыю башланганчы Марат Җәббаров чиста парларны эшкәртү һәм туфракны көзге чәчүгә әзерләү эшен көчәйтергә өндәде.
Терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, бүгенгә 295 мең га күпьеллык үлән чаптырылган - бу барлык мәйданның 96 процентын тәшкил итә. 220 мең тонна печән, 1 млн 840 мең тонна сенаж әзерләнгән, бу шартлы 1 баш терлеккә исәпләгәндә 14 центнер тәшкил итә. Узган ел бу күрсәткеч 12,2 центнер иде. Беренче чабымны 25 район тәмамлаган. Шушы көннәрдә тагын 10 район урып-җыюны тәмамлаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз