Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда көзге каникул вакытында 6000 бала өчен 40 лагерь эшләячәк
ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров брифингта көзге каникул вакытында балаларның ялын оештыру планнары турында сөйләде.
Министр сүзләренчә, көзге каникул вакытында 23 муниципаль берәмлектә 40 лагерь һәм Кырым Республикасында 1 лагерь эшләячәк. Аларда 6000нән артык бала ял итәчәк, дип планлаштырыла.
Моннан тыш, Кадыйров лагерьләрдә төрле юнәлешле сменалар булачак, дип искәртте. Мәсәлән, «Волга» яшьләр үзәгендә Россиянең 21 төбәгеннән җыелачак 80 яшүсмер өчен «Асыл» татар балалар лидер мәктәбе эшләячәк, «Добрый» балалар лагерендә волонтерлык сменасы оештырылачак, ә Кырымда балалар иҗади яктан үсә һәм татар мәдәнияте белән якыннан таныша алачак.
«Көзге каникул имин генә узып китәр, дип өметләнәбез. Быелгы көзге кампания тәмамланганнан соң 2025 елгы сәламәтләндерү кампаниясе тулысынча төгәлләнәчәк», - дип йомгаклады сүзен Кадыйров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз