news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый

10 сентябрьдә Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Алар 24 декабрьгә кадәр һәр шимбә саен эшләячәк. Казанда һәр районда иртәнге алтыдан көндезге уникегә кадәр 15 мәйданчыкта сәүдә оештырыла.

Казан халкы өчен авыл хуҗалыгы товарлары Беломорская һәм Гудованцев урамнары чатында; Дементьев урамы, 7; Ленинград урамы, 27 адресы буенча урнашкан ярминкә мәйданчыкларында тәкъдим ителә. Моннан тыш, К. Тинчурин һәм Татарстан урамнары чатында, Чехов урамы, 2, Краснококшайская урамы, 150/2; ул. Революционная урамы, 12; ул. Батыршин урамы, 2 адреслары буенча да ярминкәләр узачак.

Сәүдә мәйданчыклары шулай ук Ямашев проспектында, 71а, Лаврентьев урамы, 10, Р. Зорге урамы, 66, Ю. Фучик урамы, 72, Липатов урамы, 7 адреслары буенча, «Казан» Агросәнәгать паркында (Аграр ур., 2) ачылачак. «Салават Күпере» микрорайонында яшәүчеләр «Радужный»сәүдә үзәге каршындагы парковкадагы ярминкәгә бара алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot