news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдә башлана

Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдә эшли башлаячак. Сәүдә 27 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итте ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов.

Казанда ярминкәләр 14 мәйданчыкта эшләячәк, Түбән Камада – өч, Яшел Үзәндә – ике, тагын бер мәйданчык Чаллыда оештырылачак.

Җитештерүчеләр продукцияне ярминкәләрдә ваклап сату бәяләреннән 20 процентка кадәр түбәнрәк бәядән сата алачак. Бу сәүдә урыннарын түләүсез бирү һәм ягулык-майлау материалларына чыгымнарны компенсацияләү хисабына тәэмин ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot