Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда ковидтан вакцинация темплары кимү сәбәпләре билгеле булды
Татарстанда 951 мең кеше вакцинация узган, шуларның 778 меңе препаратның ике дозасын алган.
(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан вакцинация темплары кими, әмма сентябрь алдыннан, киресенчә, прививка турында уйланырга кирәк.
«Безне бу вәзгыять бик борчый. Без халык үз-үзен тынычландырган дип уйлыйбыз. Бездә билгеле бер күтәрелеш булды — көненә 15-18 мең кеше вакцинацияләнде. Бу шул исәптән чит илгә ял итәргә бару теләге белән дә бәйле. Хәзер уку елы башлана, һәм мин уку елы — ул өстәмә риск булуына игътибарны юнәлтер идем», — диде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
Аның сүзләренчә, хәзер прививка кампаниясе темпларын арттырырга кирәк. Ә прививка ясамаучыларга үз сәламәтлекләрен һәм якыннарын Covid-19 дан сакларга кирәклеге турында уйларга кирәк.
«Мин аралашкан авыручылар барысы да вакцина ясатмавына үкенә», — диде министр урынбасары.
Республикада яшәүчеләрнең прививка ясатырга вакытлары җитми, ә аннары алар хастаханәгә эләгә һәм анда атналар, айлар бу ята.
Татарстанда 951 мең кеше вакцинация узган, шуларның 778 меңе препаратның ике дозасын алган. Республикада беренче дозадан соң ярты ел узгач кабат вакцинация дә үткәрәләр.
Владимир Жаворонков сүзләренчә, Татарстанда Россиядә теркәлгән барлык дүрт вакцина да бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз