news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ковидтан тагын дүрт ир-ат һәм бер хатын-кыз үлгән

Covid-19 аркасында рәсми үлем очракларының гомуми саны — 1824.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус тагын биш кешенең үлеменә китергән. Дүрт ир-ат һәм бер хатын-кыз әлеге йогышлы авырудан вафат булган.

Республикада 2022 елның 22 мартына Covid-19 аркасында рәсми үлем очракларының гомуми саны — 1824. Бу турыда Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«1824 кеше үлгән, шуларның бишесе тәүлек эчендә <…>», — диелә хәбәрдә.

Коронавирустан 1940, 1944, 1949 һәм 1958 елларда туган дүрт ир-ат, 1939 елда туган бер хатын-кыз вафат.

Росстат мәгълүматларына караганда, SARS-CoV-2 аркасында теркәлгән һәм теркәлми торган үлем саны арасындагы аерма Россиянең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан да күзәтелә.

«Татар-информ» моңа кадәр республикада бер көндә ковидлы 306 авыручы теркәлүен хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100