news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ковидтан соң өзлегүләрдән 2,6 меңгә якын кеше вафат булган

Татарстан сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, күпчелек очракта үлемгә инфаркт, инсульт һәм тромбоэмболия кебек өзлегүләр сәбәпче булган.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Пандемия башланганнан бирле, Татарстанда ковидтан соң өзлегүләрдән 2,6 меңгә якын кеше вафат булган.

«Без 2020 елга анализ ясадык һәм коронавирус белән авырып терелгән кешеләрнең күбесенең билгеле бер вакыттан соң өзлегүләр алуын һәм, кызганычка каршы, вафат булуын күрдек. Үлүчеләр саны 2,6 меңгә якын», — диде Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Министрлар кабинетында узган брифингта.

Министр сүзләренчә, аларның ковидка уңай анализ нәтиҗәләре ПЦР-тест һәм үпкәләрнең компьютер томографиясе ярдәмендә билгеләнмәгән булган.

«Алар инфаркт, инсульт һәм тромбоэмболия кебек өзлегүләрдән вафат булган», — дип өстәде Марат Садыйков.

news_right_1
news_right_2
news_bot