news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ковидтан күмәк вакцинация 2021 елның беренче кварталында башланачак

Беренче чиратта хезмәт бурычы буенча күп кеше белән аралашучыларга прививка ясаячаклар.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда ковидка каршы «Спутник V» вакцинасын киләсе елның беренче кварталында ясый башлаячаклар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева сөйләде.

«Киләсе елның беренче кварталында төбәкләргә киләчәк вакцина тиешле күләмдә бар. Сүз „Спутник V“ вакцинасы турында бара. Ул риск төркеменә керә торган кешеләр өчен җитәрлек күләмдә кайтарылгач, республикада яшәүчеләрне күмәк вакцинацияләү башланачак», — диде спикер.

Беренче чиратта, прививканы табиб, мәгариф һәм социаль оешмалар хезмәткәрләренә, шулай ук социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә яшәүче коллективка, транспорт хезмәтәрләренә ясаячаклар, дип искәртте министр урынбасары.

Республикага ковидка каршы «ЭпиВакКорона» вакцинасын кайтару турында әлегә мәгълүмат юк.

«Татар-информ» агентлыгы Covid-19 коронавирусына каршы прививканы Татарстанда яшәүчеләр арасында риск төркеменә керүчеләргә прививканы 2021 елның мартына кадәр ясарга планлаштырылган булуын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100