news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ковидның тагын 112 очрагы расланды

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 112 очрагы ачыкланган. 28 авыручыны хастаханәдә дәвалау таләп ителгән, дип хәбәр итә стопкоронавирус.рф порталы.

117 кеше савыккан, яңа үлем очраклары теркәлмәгән.

Россиядә коронавирустан авыручыларның саны бер көндә 7531 кешегә арткан, 7269 кеше сәламәтләнгән. Күрсәтелгән вакыт эчендә 58 кеше үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot