news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ковидның катлаулы формасы белән ешрак авырый башлаганнар

Республикада өлкән яшьтәгеләр арасында коронавирус белән авыручылар кимесә дә, вирус йоктыручыларның күпчелеге – 60 яшьтән өлкәнрәкләр.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Соңгы айда Татарстанда коронавирус белән авыруның катлаулы очраклары арткан.

«Февральдә мондый очраклар 3,4 процент иде, мартта — 4,8 процент», — дип хәбәр итте РФ Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Шулай ук Татарстанда 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында авыручылар саны кимүе күзәтелә, алар арасында яңа очраклар саны 18 процентка кимегән. Әмма республикада өлкән яшьтәгеләр арасында авыручылар күрсәткече әле дә иң югарысы булып кала.

«Хәзер төп бурыч — 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне саклау өчен вакцинация үткәрү. Коронавирус инфекциясенең катлаулы формаларыннан вакцинация гына саклаячагын кабатлап торабыз», — диде Любовь Авдонина.

news_right_1
news_right_2
news_bot