Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ковидка каршы коллектив иммунитет 7 проценттан азрак
Узган атнада Татарстанда Covid-19 коронавирусына каршы коллектив иммунитет 1,4 процентка (8,3 проценттан 6,9 процентка кадәр) төшкән. Республикада коронавирустан вакцинаның беренче компонентын 2 541 001 кеше (алдагы атнада – 2 536 894) ясаткан. 2 473 806 татарстанлы (бер атна элек – 2 471 498) прививканың ике дозасын да алган.
Шул ук вакытта Татарстанда узган атнада коронавирус йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган.
Гомумән Россиядә коронавируска коллектив иммунитет 12,3 процент тәшкил итә.
Татарстанда ковид-чикләүләр 8 июльдән туктатылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирустан вакцинация темпларын арттырырга кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз