news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылып була

Һәркемнең үзенә уңайлы көн һәм вакытны сайлап, вакцинация узарга теләүчеләр исемлегенә керү мөмкинлеге бар.

Татарстанда ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылып була
Михаил Захаров/архив

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан вакцинациягә Россиянең дәүләт хезмәтләре порталы аша язылу мөмкинлеге бар.

Прививка ясатырга язылу өчен дәүләт порталындагы «Табибка язылу» яки аерым «COVID-19 коронавирусыннан вакцинация» хезмәтләреннән файдаланырга тәкъдим ителә. Төгәл дата һәм вакытны билгеләп булмаган очракта, вакцинация узарга теләүчеләр исемлегенә язылырга кирәк.

Медицина оешмаларында вакцинациягә чиратлар ике атна алдан төзелә. Шуңа күрә прививка ясатырга язылганда, медицина хезмәткәре элемтәгә кереп, вакцинациянең көнен һәм вакытын хәбәр итсен өчен, шәхси мәгълүматларны да язып калдыру мөһим.

Прививка ясаткач, кеше үзенең сәламәтлеген күзәтеп, Россиянең дәүләт хезмәтләре порталындагы махсус көндәлеккә теркәп бара ала. Прививканың икенчесен ясатканнан соң вакцинация узу турында электрон сертификат җибәрелә. 

Бүген Татарстан халкы вакцинация узарга бик актив языла башлады, аларны прививка ясатырга теләүчеләр исемлегенә теркәп баралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100