news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ковид йоктыруның 47 яңа очрагы теркәлгән

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 1 046 391 кеше коронавирустан вакцинация узган.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 47 яңа очрагы теркәлгән. Өч кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«15 кеше хастаханәгә салынган, 32 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 36 кеше ковид йоктырган. Тукай районында шундый өч очрак, Чаллы, Лаеш, Яңа Чишмәдә - икешәр очрак Алабуга һәм Балтач районнарында берәр очрак теркәлгән.

Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 26 213 тапкыр куелган. Татарстанда 22 807 кеше коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 1 046 391 кеше коронавирустан вакцинация узган. Ә 903 568 кеше вакцинаның икенче дозасын ясаткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100