news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ковид йоктыручылар саны кимегән — тәүлегенә 733 кеше

Авыручылар арасында 135 бала да бар.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 733 яңа очрагы ачыкланган. 85 пациент хастаханәдә дәвалана. Авыручылар арасында 135 бала да бар.

Татарстанның 40 районында яңа пациентлар теркәлгән. Антирейтингта Казан лидер булып тора, анда - 229 кеше. Чаллыда - 94, Әлмәт районында 42 кеше ковид йоктырган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, республикада 2 472 649 кеше вакцинаның беренче компонентын ясаткан, 1 925 721 кеше икенче прививканы да алган. Татарстанда яшәүче 258 551 кеше ревакцинация узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100