Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда ковид йоктыручылар саны бер меңнән арткан
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2,4 миллион кеше коронавирустан вакцинация узган.
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 1105 кеше коронавирус йоктырган. Бу пандемия башланганнан чираттагы антирекорд булды.
Алты кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән. Авыручылар арасында 89 кешегә 18 яшь тә тулмаган, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
94 кеше хастаханәгә салынган, 1011 кеше өйдә дәвалана, диелә хәбәрдә.
Иң күп авыру очраклары Казанда теркәлгән, анда 416 кеше ковид йоктырган. Чаллыда 321, Түбән Камада 99 очрак, Әлмәттә 57 һәм Буада 28 очрак теркәлгән.
Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 53,5 меңнән артык тапкыр куелган. Татарстанда 40,2 меңгә якын кеше (узган тәүлектә — 283 кеше) коронавирустан терелгән.
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2,4 млн кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 1,9 миллионга якын кеше вакцинаның ике дозасын алган. 200 мең кеше ревакцинация узган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз