news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ковид таралуны кисәтү өчен ноябрь уртасыннан яңа чикләүләр кертеләчәк

Театр, кинотеатр, кинозал, цирк, концерт заллары, рәсми физкультура, мәдәни, спорт чараларына бару өчен һәркайда QR-кодлар кирәк була.

 Татарстанда ковид таралуны кисәтү өчен ноябрь уртасыннан яңа чикләүләр кертеләчәк
Владимир Васильев

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда ноябрь уртасыннан башлап ковидны кисәтү өчен яңа чикләүләр гамәлгә кертелә.

«15 ноябрьдән театр, кинотеатр, кинозал, цирк, концерт заллары, рәсми физкультура, мәдәни, спорт чараларына бару өчен һәркайда QR-кодлар кирәк булачак», — диде ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Ул QR-кодлар бары тик шәхесне раслаучы документлар белән генә үз көчендә булачагын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100