news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ковид йоктыруның 245 яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның тагын 245 очрагы ачыкланган. 32 кеше хастаханәдә дәвалана.

«Авыручылар арасында 16 бала да бар», - дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Яңа очраклар Татарстанның 26 районында теркәлгән. Казан (86 яңа пациент), Яшел Үзән (23) һәм Чаллы (22) антирейтинг лидерлары булып тора.

Гомумән алганда, пандемия вакытында Татарстанда 142 352 кеше коронавирус йоктырган, 136 225 кеше бу чирдә терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100