Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ковид белән авыручылар саны кимүен дәвам итә
Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны өченче көн рәттән кими. Узган тәүлектә Covid-19 инфекциясен йоктыруның 103 очрагы (алдагы көндә -108 очрак) расланган. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы хәбәр итә.
Бу чирне йоктырган 41 пациент хастаханәгә китерелгән, алдагы көндә – 18 пациент. Пандемия башланганнан соң, Татарстанда 192 390 кеше коронавирус йоктырган.
Гомумән алганда, республикада яшәүче 189 317 кеше (узган тәүлектә – 134) ковидтан терелгән.
Республикада бу чирдән үлүчеләр саны (2008) үзгәрешсез кала. Соңгы тапкыр үлем очрагы турында 14 декабрьдә хәбәр ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз