Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ковид белән авыручыларның рекордлы саны теркәлде
Узган тәүлектә Татарстанда яшәүче 106 кешенең коронавирус белән авыруы ачыкланган, дүрт кеше вирусны республикадан читтә йоктырган.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирусның 106 яңа очрагы ачыкланган — бу статистика алып барыла башлаганнан бирле иң зур күрсәткеч. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.
«27 пациент хастаханәдә, 79 кеше өйдә дәвалана», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Дүрт кеше инфекцияне Татарстаннан читтә, калганнар контакт юл белән йоктырган. 30-50 яшьлекләр арасында 29 кеше авырган, шулай ук 50-60, 60-70 яшьлекләр арасында авыруның 24 һәм 23 очрагы теркәлгән. 18 яшькә кадәр кешеләр арасында авыруның дүрт очрагы теркәлгән.
Казанда 58, Чаллыда 13 кеше авырый. Районнар арасында антирейтингта беренче урында Түбән Кама — монда алты кеше авырган.
Республикада барлыгы 12 890 коронавирус очрагы теркәлде. 10,6 мең кеше терелеп беткән, шул исәптән узган тәүлектә 20 кеше дәваланып беткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз