news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ковид белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүгә 6 млрд акча тотылган

Республика бюджетыннан Татарстан мәҗбүри медицина иминияте фонды 9,2 млрд сум алган.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда 2021 елның тугыз аенда Covid-19 инфекциясеннән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүгә 6 млрд сум акча җибәрелгән. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова хәбәр итте.

«Фонд бюджетының чыгым өлеше 45 млрд сум, ягъни фактта кергән акчаларның 95 проценты үтәлгән. Медицина ярдәме өчен түләүгә барлыгы 45 млрд сум җибәрелгән, шул исәптән яңа коронавирус йогышы белән авыручы затларга медицина ярдәме күрсәтүгә — 6 млрд сум», — дип сөйләде докладчы.

Мифтахова, тулаем алганда, барлык чыгым йөкләмәләре тулы күләмдә үтәлгән, финанслау вакытында башкарылган, диде.

Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры 2021 елның тугыз аенда керемнәр буенча бюджет үтәлеше 100 процент тәшкил итте, бу 47,5 млрд сум, дип өстәде. «Шуларның 38 млрд сумын фонд бюджетыннан бюджетара трансфертлар тәшкил итте. Быел яңа коронавирус йогышы белән авыручы затларга медицина ярдәме күрсәтүгә өстәмә 471 млн сум акча керде», — диде ул.

Мифтахова сүзләренә караганда, республика бюджетыннан Татарстан мәҗбүри медицина иминияте фонды 9,2 млрд сум алган. Шуның 2,1 млрд сумы — Россия Хөкүмәтенең резерв фондыннан кергән акча. «Акча яңа коронавирус йогышы белән авырган затларга күрсәтелә торган медицина ярдәме өчен һәм коронавирус йогышы кичергән затларга тирәнтен диспансеризация өчен бүлеп бирелде», — дип тәмамлады ул.

Элегрәк «Татар-информ» 2021 елның ун аенда Татарстан бюджетына 224 млрд сумнан артык салым һәм салым булмаган керемнәр кергәнлеген хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100