news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ковид белән авыручылар саны мартта якынча кырык процентка кимегән

Республикада тын юлларында вируслы кискен инфекция белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 30 процентка түбәнрәк.

(Казань, 12 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда агымдагы елның март аенда ковид белән авыручылар саны чама белән 40 процентка кимегән.

«Мартта, агымдагы елның феврале белән чагыштырганда, яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 39,5 процентка кимегән», — диде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Авдонина сүзләренчә, Татарстанда грипп белән авыруның бер очрагы да теркәлмәгән. Тын юлларында вируслы кискен инфекциясе белән авыручылар саны буенча республика эпидемия бусагасыннан 30 процентка, Казан 31 процентка түбәнрәк тора.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда февральдә, гыйнвар белән чагыштырганда, яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар 30 процентка кимегән.

news_right_1
news_right_2
news_bot