news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 8 яшьлек кыз хастаханәдә үлгән

Бүген Сарман районында трассада булган коточкыч юл-транспорт һәлакәтеннән соң хастаханәгә китерелгән сигез яшьлек кыз - Toyota Corolla пассажиры үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанның Сарман районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте була. Якынча 14.30 сәгатьтә «Чаллы – Сарман» автоюлында «Лада Гранта» автомобиленең 18 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм Toyota Corolla автомобиле белән бәрелешкән. Һәлакәттә «Лада» йөртүчесе һәм аның 32 яшьлек пассажиры шунда ук һәлак булган. «Лада Гранта»ның тагын бер пассажиры, шулай ук «Тойота»да барган өч кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәнгә китерелә. Шуларның икесе – балалар. Сигез яшьлек пассажир хастаханәдә үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot