news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коткаручылар бармагы спиннерга кысылып калган яшүсмергә ярдәм иткән

Татарстанда коткаручылар бармагы спиннерга кысылып калган яшүсмергә ярдәм иткән

Татарстанда коткаручылар бармагына кигән спиннерны салдыра алмаган 18 яшьлек егеткә ярдәм иткән.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, егет спиннер белән уйнаган һәм аны сул кулының атсыз бармагына кигән. Шуннан соң ул уенчыкны сала алмавын аңлаган. Шул арада яшүсмернең бармагы шешә башлаган. Егет коткаручыларга шалтыраткан.

2нче номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылары спиннерны слесарь инструменты ярдәмендә салдырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot