news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коткаручылар М7 юлында машинасы ватылып калган хатын-кызга ярдәм иткән

Чакыру буенча килгән 5нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре хатын-кызны үз машиналарына утыртып, кайнар чәй эчерткән һәм туганнары карамагына тапшырган.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда коткаручылар М7 федераль трассасында машинасы ватылып калган хатын-кызга ярдәм иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә 16.34 сәгатьтә «112» бердәм номерына М7 трассасының 933нче чакрымында, Мамадыш районының Катмыш авылы янында, 48 яшьлек хатын-кызның машинасы ватылуы һәм ярдәм соравы турында мәгълүмат килгән.

Бу урынга җибәрелгән 5нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре салкын трассада калган ханымны үз машиналарына утырып, кайнар чәй эчерткән һәм туганнары карамагына тапшырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100